Арчаның “Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр, Арча укучылар йортында эшләп килүче “Яшь турист” түгәрәгендә булды.
Тугәрәк җитәкчесе Фәрит Минхаиров балаларга ничек палатка корырга,төеннәрне төрлечә бәйләү төрләре турында сөйләде һәм күрсәтте, шулай ук каршылыкларны ничек җиңәргә кирәклеген аңлатты. Балалар, түгәрәккә йөрүчеләрнең җитез хәрәкәтләр белән саклану канаты ярдәмендә, стенага менүләрен, эленеп торган бурәнә буйлап баруларын, каршылыкларны сикереп узуларын кызыксынып күзәтте.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, үзәктә тәрбияләнүчеләр, туристлар төркеме коллективында төрле йөкләмәләр башкарып, аларның сәламәт яшьтәшләре белән аралашу сәләте үсә, үзләренә югары бәя формалаша.Туризм белән шөгыльләнү балаларның күзаллауларын арттыра, комплекслардан һәм курку хисеннән арынырга ярдәм итә.
Киләчәктә үзәктә тәрбияләнүче балалар белән түгәрәккә йөрүне даими рәвештә оештыру планлаштырыла.