"Балкыш"та тәрбияләнүчеләр шагыйрьләр иҗатын өйрәнә

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Әниләр көненә багышланган "Безнең йөрәктәге иң изге нәрсә" дигән китапханә дәресе уздырды. Чара 5 нче китапханә филиалында оештырылды.

Балалар игътибарына кызыклы презентация тәкъдим ителде, анда рус шагыйрьләренең әсәрләрендә аналар темасы ачылды. Балалар СЕсенин, Н.Некрасов, А.Пушкин шигырьләрен тыңлады.

Китапханә дәресе ахырында балалар Әниләр көненә багышланган берничә әсәрне яттан сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International