2018 елның ноябрь һәм декабрь айлары дәвамында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча ведомствоара территориаль комиссия әгъзалары, пенсия алды яшендәге гражданнарның эш урыннарын саклау максатында очрашулар оештыра. Проектта шәһәрнең 5 предприятиесе катнаша.
26 ноябрьдә Бөгелмә районы халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча ведомствоара территориаль комиссия әгъзалары: шәһәр башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Р.Галләмова белән мәшгульлек үзәге директоры Н.Казанова тарафыннан җаваплылыгы чикләнгән “Бөгелмә – Водоканал” җәмгыятендә очрашу узды.
Р.Галләмова пенсия алды яшендәге затларны эштән азат итүгә юл куелырга тиеш түгеллеге турында сөйләде. Ә Н.Казанова очрашуда катнашучыларга консультация пунктлары, “кайнар элемтә” телефоннары эшләве, хезмәт турындагы законнарны бозган өчен эш белән тәэмин итүченең административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималы булу турында һәм шулай ук уку, өстәмә һөнәр үзләштерү мөмкинлекләре барлыгы хакында мәгълүматлар бирде.
Очрашуда предприятие бүлекләре һәм участок җитәкчеләре, шулай ук пенсия алды яшендәге эшләүчеләрдән барлыгы 40 кеше катнашты.
Очрашу ахырында чарада булганнарга пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын саклауга кагылышлы истәлек язуы тапшырылды һәм ул предприятие стенда да урнаштырылды.