"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә - Әниләр көне

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

 "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды.

Бәйрәмнең максаты үсеп килүче буында ана булу институтының абруен һәм әһәмиятен күтәрү иде. Балалар әти-әниләренә багышланган шигырьләр сөйләде һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырды. Балалар үзләренең әниләре белән бергә мавыктыргыч конкурсларда һәм эстафеталарда катнашты, һәр гаилә ныклы бердәм командага әверелде.

Бәйрәм җылы дустанә шартларда узды һәм гомуми фотога төшү белән тәмамланды. Чара ахырында барлык катнашучылар да тернәкләндерү процедураларын алга таба узу өчен уңай кәеф алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International