Түбән Кама "Балкыш" приютында нәниләр кар турында мәгълумат туплады

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Галина Овсянная "Нәрсә ул кар?" дип исемләнгән экологик дәрес үткәрде.

Балалар дәрестә табышмаклар чиште, алты почмаклы йолдызчыкка охшаган кар бөртекләрен күзәтте. Тәрбияче балаларга кар яву, буран һәм бозлавык турында сөйләде.

 Температураның үзгәрүе вакытында кар үз үзенчәлекләрен үзгәртә.

Экологик дәрес уен аша кар үзлекләре белән танышу һәм экспериментлау максаты белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International