Югары Ослан интернат-йортында хезмәт алучылар Казан театрына килде

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Иң изге бәйрәм — Әниләр көне уңаеннан Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат йорты социаль хезмәт алучылар Г.Камал исемендәге театрга барды.

Алар анда "Ак калфагым төшердем кулдан..." спектаклен тамаша кылды. Спектакль социаль хезмәт алучыларга бик ошады. Интернат-йортта яшәүчеләр уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.

Интернат-йортта социаль хезмәтләр алучылар спектакль турында алган хис-кичерешләре белән бик озак уртаклашты һәм сәфәрне оештыручыларга һәм академия театры хезмәткәрләренә  олы рәхмәтләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International