ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

"Бакчачылык" хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан 29 ноябрь көнне Түбән Каманың "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен "Әниемә чәчәк бәйләме" дәресе узды.

29 нчы ноябрь көнне "Шәфкатьлек" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә II коррекция төркеме балалары өчен "Караңгыда да күренсен..." дигән темага дәрес уздырды.

Чистай медицина училищесының "Шәфкатьлек" берләшмәсе студент-волонтерлары атна дәвамында "Юлдаш " өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучылар арасында профилактик һәм сәламәтләндерү чаралары уздырды.

Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Кинезиотерапия" технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмгә мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Инвалидлар декадасы башланган бу көннәрдә ул Зәйдә яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы 44 инвалидка быел да бүләкләр әзерләде. Бу көннәрдә аларны тапшыру бара.

Тукай районы Бәтке урта мәктәбенең Алена Мохото җитәкчелегендә "Җиңү бөреләре” исемле  волонтерлар отряды Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды.

Бүген Теләче "Чишмә" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә психолог Г.Зиннатова "Әниләр бәхете" программасы буенча йөкле хатын-кызлар төркеме белән чираттагы дәрес үткәрде.

 

Бүген Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Мифтахова Гөлия һәм Вафина Йолдыз 4нче мәктәп волонтерлары белән берлектә балаларга карата рәхимсез мөгамәләгә каршы көрәш буенча "Ышаныч телефоны" темасына акция үткәрде.

5 декабрьдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Ярминкә эшчәнлегенә катнашырга хезмәткәрләрләргә мохтаҗ булган барлык милек формасындагы эш бирүчеләр чакыра.

ТР Хезмәт министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 меңнән артык кеше тавыш бирде, бу 4 ведомствоның максатлары буенча сораштыруда катнашучы барлык тавышларның 31 процентын тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International