Татарстанлыларның күпчелек тавышы ТР Хезмәт министрлыгының өстенлекле максатларына бирелгән

2018 елның 30 ноябре, җомга

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2019 елга ведомство максатлары һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектына йомгак ясалды.

Исегезгә төшерәбез, пилот проекты Татарстанда агымдагы елның сентябрендә старт алган иде. Министрлык профиле буенча шактый тәҗрибә туплаган үз эшенең профессионаллары кергән эксперт төркеме якын арада эшләү өчен иң мөһим юнәлешләр һәм индикаторлар тәкъдиме белән чыкты.

Ачык онлайн-тавыш бирүгә Иҗтимагый совет сайлап алган 20 максат чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагыла: хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау мәсьәләләре.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 039 кеше тавыш бирде. Татарстан халкы фикеренчә, иң мөһим мәсьәләләрнең өчлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: эшсезлек үсешен булдырмау, халыкны, бигрәк тә яшь белгечләрне эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм халыкның адреслы мохтаҗ категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү чараларын үстерү. Шулай ук халыкны сәламәтләндерү, тормыш эшчәнлеге чикләнгән балаларны һәм өлкән яшьтәге гражданнарны комплекслы реабилитацияләү җитди темалар булып тора.

Татарстанлылар өстенлекле максатларның үз вариантларын тәкъдим итте, алар киләчәктә файдаланылырга мөмкин. “Үз вариантын” категориясендә 397 тәкъдим калган, ә 1 025 республика халкы тавыш бирүгә аңлатмалар тәкъдим иткән.

Үз вариантларын тәкъдим иткән кешеләр арасында керемнәрне арттыру һәм хезмәт хакын түләү, хезмәт шартларын контрольдә тотуны көчәйтү һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын үтәү мәсьәләләре алда бара.

Ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, бүген министрлык экспертлары, проектта катнашкан киң җәмәгатьчелек һәм экспертлар бергәлеге фикерен исәпкә алып, киләсе елга иң мөһим 7 юнәлеш һәм эш индикаторын билгеләде.

2019 елга Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы буенча гавами формалаштырылган максатлар исемлеге түбәндәгечә:

1. Эшсезлек үсешен булдырмау. Рәсми эшсезлек дәрәҗәсен 1,5 %тан артмаска тиеш;

2 . Яшь белгечләргә ярдәм итү. Эшсезләр составында чыгарылыш сыйныф укучылары өлешен 5 % тан 3% ка кадәр киметү;

3. Аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү. Ихтыяҗ критерийларын исәпкә алып түләүләр һәм социаль пособиеләр адреслылыгын 75 % тан 80% ка кадәр арттырырга;

4 . Сәламәтләк(сәламәтләнү)-һәркемгә мөмкин булырга тиеш. Мөрәҗәгать итүчеләр саныннан 15% тан 25% ка кадәр ташламалы шартларда пенсионерларны санатор-курорт дәвалавы белән тәэмин итүне арттыру;

5 . Инвалидларны һәм инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү. Инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында реабилитация һәм (яки) абилитация хезмәтләре күрсәтүне 68,3% тан 69,3% ка кадәр, инвалидларныкын - 55,5% тан 56,5% ка кадәр арттыру;

6. Имин хезмәт. 1000 хезмәткәргә җитештерү травматизмы дәрәҗәсен 0,65 дән 0,6 ка кадәр киметү;

7. Авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен гаиләне саклап калу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International