Яшел Үзән районы эш бирүчеләре вакансияләр ярминкәсенә чакырыла

2018 елның 30 ноябре, җомга

5 декабрьдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә. Ярминкә эшчәнлегенә катнашырга хезмәткәрләрләргә мохтаҗ булган барлык милек формасындагы эш бирүчеләр чакыра.

Вакансияләр ярминкәсендә кирәкле хезмәткәрләр сайлый, әңгәмә үткәрә, резюме банкы белән таныша, мәшгульлек үзәге белән киләчәк хезмәттәшлек турында килешергә мөмкин булачак.

Инвалидлыгы булган  эш эзләүче гражданнарны 2018 елның 5 декабрендә  10.00 алып 12.00 кадәр узучы вакансияләр ярминкәсенә чакыралар. Ярминкә Яшел Үзен муниципаль районы, Яшел Үзән шәһәре, Татарстан ур.,1 нче йортта узачак.

Һәр килүчегә хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек, һөнәргә уку һәм  янадан уку, һөнәри юнәлеш сораулары буенча консультация алу, эшкә урнашу максаты белән предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә узу мөмкинлеге бирелә. Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай! Белешмәләр өчен тел: 8(84371)5-54-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International