Тукай районы Бәтке урта мәктәбенең Алена Мохото җитәкчелегендә "Җиңү бөреләре” исемле волонтерлар отряды Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булды.
Чараның максаты: хәйрия эшчәнлеген популярлаштыру, психоэмоциональ хәлне яхшырту һәм буыннар арасында элемтәне үстерү иде.
Волонтерларның күңел ачу һәм танып белү чарасы социаль хезмәт алучыларның кәефен яхшыртты. Мавыктыргыч уеннар һәм "Көйне тап", "Сугыш еллары җырлары буенча" дигән музыкаль викториналар мәктәп укучылары - волонтерлар белән аралашуда җиңеллек тудырды. Актив катнашкан һәм дөрес җаваплар биргән катнашучыларга татлы призлар тапшырылды. Тамашачылар балаларның җыр һәм бию номерларын алкышлап каршы алды.
Чара барышында волонтерлар фильм күрсәтте, эшчәнлекләре турында сөйләде һәм социаль хезмәт алучыларга канцтоварлар бүләк итте. Программаның үзенчәлеге булып "Тәгәрмәч" бию флешмобы булды, анда барысы да бик теләп катнашты. Чарада 42 кеше катнашты.