Кукмарада "Ышаныч телефоны" акциясе

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Мифтахова Гөлия һәм Вафина Йолдыз 4нче мәктәп волонтерлары белән берлектә балаларга карата рәхимсез мөгамәләгә каршы көрәш буенча "Ышаныч телефоны" темасына акция үткәрде.

 Акциянең максаты: балаларны авыр тормыш хәлендә калганда ышаныч телефонына мөрәҗәгать итәргә өндәү.

 Белгечләр волонтерлар белән берлектә Кукмара урамнарында ышаныч телефоны турында мәгълүмат урнаштырды. Мәгълүмати буклетлар 50гә якын балаларга таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International