Чистай районында социаль волонтерлар үсә

2018 елның 30 ноябре, җомга

Чистай медицина училищесының "Шәфкатьлек" берләшмәсе студент-волонтерлары атна дәвамында "Юлдаш " өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты социаль хезмәт алучылар арасында профилактик һәм сәламәтләндерү чаралары уздырды.

Кышкы сезон башлану сәбәпле, профилактик әңгәмәләрнең актуаль темасы респиратор-вирус авыруларын кисәтү, организмны витаминнар белән баету, чыныгу, дәвалау физкультурасы булды.

Егетләр һәм кызлар һәрвакыт хәйрия акцияләре, концертлар, мәгълүмати-профилактик лекцияләр һәм әңгәмәләр энтузиазм белән оештыра. Учреждениенең өлкән шәфкать туташы Анастасия Березина җитәкчелегендә булачак медиклар гади медицина хезмәтләрен күрсәтәләр: артериаль кан басымын үлчәү, сулыш хәрәкәтләренең пульсын һәм ешлыгын санау, тирене һәм лайлалы тышчаларны карау, Бөек Ватан сугышы ветераннарының сәламәтлеге торышын күзәтү, "сәламәтлек көндәлекләрен"тутыру.

Яшьләрне социаль волонтерлар дип атарга мөмкин, чөнки алар һәрвакыт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәмгә килергә әзер.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International