"Чишмә" үзәгендә "Әниләр бәхете" программасы тормышка ашырыла

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Теләче "Чишмә" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә психолог Г.Зиннатова "Әниләр бәхете" программасы буенча йөкле хатын-кызлар төркеме белән чираттагы дәрес үткәрде.

Әлеге дәреснең максаты курку хисен бетерү һәм уй-кичерешләрне төгәл белдерүгә юнәлдерелгән. Дәреснең медицина өлешендә психолог "Булачак әнинең борчуы һәм дулкынлануы" дигән мини-лекция укыды. Хатын-кызлар белән "Үткән/Бүгенгесе/Киләчәк/" проектив методик буенча диагностика үткәрелде.

Соңыннан хатын-кызларга үзләренең кәефен бәяләргә, биш баллы шкала буенча эмоциональ халәтен билгеләргә, хис-кичерешләре белән уртаклашырга тәкъдим иттелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International