Зәй "Шатлык" үзәгендә Инвалидлар декадасы старт алды

2018 елның 30 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәмгә мохтаҗларга даими рәвештә ярдәм күрсәтеп тора. Инвалидлар декадасы башланган бу көннәрдә ул Зәйдә яшәүче социаль хезмәтләрдән файдаланучы 44 инвалидка быел да бүләкләр әзерләде. Бу көннәрдә аларны тапшыру бара.

Шәһәрдә яшәүче инвалидлар Миңсара Миңнеәхмәтова һәм Анна Кушникова  бүләкне депутат ярдәмчесе Алсу Гамирҗанова кулыннан алды. Алар өчен ул чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Чөнки инвалидлар алдында бакчада тәрбияләнүче сабыйлар да чыгыш ясады.
Шәһәр-районда социаль хезмәтләрдән файдаланучы 182 кеше бар, шуларның 44е –инвалид. Аларның 23е –авылларда, 21е шәһәрдә яши. Инвалидларны ел саен сөендереп торган өчен Айрат Хәйруллинга без зур рәхмәтле, - ди социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International