Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Кинезиотерапия" технологиясе уңышлы тормышка ашырыла.
Аның максаты авыруларны һәм зәгыйфь кешеләрне комплекслы дәвалауда физик культура чараларын, формаларын һәм методларын куллану.
Кинезиотерапиянең бурычлары адәм баласының югалган яки бозылган функцияләрен торгызу, терәк-хәрәкәт аппараты деформацияләрендә коррекцияләү. Учреждение фельдшеры З.Гайфуллина тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен физик күнегүләр белән дәваланудан тыш, дөрес сулыш алу системасын, туклану режимын һәм даими су процедураларын да куллануны кулай күрә. Нәкъ менә шундый комплекслы һәм күпкырлы якын килү нәтиҗәсендә өметсез хәлләрдә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була, ди белгечләр.