ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә 13 бала "Минем туган илем – Татарстан" дигән республика рәсем конкурсында катнашты.

2018 елның 6 декабрь көнне Нурлат халык мәшгүльлек үзәгендә инвалидлыгы булган гражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәреләчәк.

Бүген Тәтеш муниципаль районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булып узды.

Ел саен декабрьненең беренче ункөнендә Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Бу чараларның максаты бөтен кешеләрнең хокукларын тигез булдыру һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуы.

Инвалидлар декадасы кысаларында «Веста» үзәгендә социаль хезмәт алучы балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Карнавал» курчак театрының «Куянкай бәхете» дип аталган спектакле белән хәйрия чыгышы оештырылды.

Биектау муниципаль районында ел саен үткәрелә торган "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафоны үткәрү күркәм традициягә әверелде.

“Веста” үзәге белгече Лилия Камалова, социаль педагог Ольга Тугашева һәм психолог Наталья Емельянова "Гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлеге - баланың уңышының мөһим шарты" дигән темага уздырылган ата-аналар җыелышында катнашты.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә эш белән тәэмин итүчеләр катнашында “Түгәрәк өстәл” киңәшмәсе узды.

Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру уңаеннан ата-аналары белән “Түгәрәк өстәл" оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International