Менделеевск "Өмет Яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә 13 бала "Минем туган илем – Татарстан" дигән республика рәсем конкурсында катнашты.
Конкурсның максаты балалар һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм туган як турында белемнәрне системага салу торды.
Балалар әлеге конкурска әзерләнде. Татарстанның һәм үз шәһәрләренең истәлекле урыннарын ясадылар, Татарстанның яңа символикасын уйлап таптылар. Аларның эшләре матур килеп чыкты.
Конкурсны оештыручылар барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Александра Соммер һәм Виктория Михайлованың эшләре 2019 елга календарьны рәсмиләштерү өчен сайлап алынды.