Бөгелмәдә “Түгәрәк өстәл” киңәшмәсе узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә эш белән тәэмин итүчеләр катнашында “Түгәрәк өстәл” киңәшмәсе узды.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә эш белән тәэмин итүчеләр катнашында “Түгәрәк өстәл” утырышы узды. Киңәшмәгә агымдагы елга квоталар билгеләнгән предприятие-оешмалар вәкилләре чакырылган иде.

Предприятиеләрдә инвалидлар өчен өстәмә җиһазландырылган (шул исәптән, махсус җиһазландырылган) эш урыннары булдыру турындагы сорау каралды.

Инвалидлыкка ия булган гражданнарны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтү халыкның мәшгульлеген тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп бурычларыннан берсе булып тора. Халык мәшгульлеге  үзәге белгечләре әлеге проблемага бик зур җаваплылык белән карый һәм физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарга эш табарга ярдәм итә.

2019 елга 21 инвалидны эшкә урнаштыру өчен шәһәрнең 8 оешмасына квоталар билгеләнгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International