Тәтеш районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының утырышы узды

2018 елның 3 декабре, дүшәмбе

Бүген Тәтеш муниципаль районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булып узды.

Утырышта "Социаль куркыныч хәлдә булган гаилә һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау " мәгълүмати системасы буенча кергән бер сигнал картасы каралды.

Шулай ук бер гаиләне төп этаптан йомгаклау этабына күчерү мәсьәләсе дә тикшерелде. Башка гаиләдә хәл ИПР планы үтәлмәү сәбәпле өйрәнелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча бер гаилә ведомствоара исәпкә куелды, бер гаилә чараларның йомгаклау этабына күчерелде. Тагын бер гаилә өстендә контроль көчәйтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International