Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булдырабыз” проектын тормышка ашыру уңаеннан ата-аналары белән “Түгәрәк өстәл" оештырылды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре социаль яклау Идарәсе башлыгы урынбасары Белова М.Н., Чаллы шәһәре ГУРО ФСС РФ 9нчы филиалы җитәкчесе Чертищева Ю.С. катнашты. Очрашу барышында балаларның өстәмә белем алу, спорт белән шөгыльләнү, реабилитация өчен кирәк булган материаллар белән тәэмин итү мөмкинлекләре каралды.