2018 елның 6 декабрь көнне Нурлат халык мәшгүльлек үзәгендә инвалидлыгы булган гражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе үткәреләчәк.
Ярминкәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гаражданнарны эшкә алырга эзер булучы шәһәр һәм район оешмалары катнашачак һәм үзләренең вакантлы эш урыннарын тәкъдим итәчәк.
Халык мәшгүльлек үзәге белгечләре килүчеләргә өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында консультация бирәчәк.
Чара Нурлат шәһәре, Р.С. Хамадиев урамы, 19 йорт адресы буенча 9 сәгатьтә башлана.