Биектау муниципаль районында ел саен үткәрелә торган "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафоны үткәрү күркәм традициягә әверелде.
3 декабрьдә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән балалар язмышына битараф булмаган кешеләр җыелды. Чара барышында хәйрия ярминкәсе оештырылды һәм хәйрия ярдәменә мохтаҗ гаиләләр хөрмәтенә концерт номерлары тәкъдим ителде. Аеруча Семиозерка авылыннан үзе дә сукыр булган Ләйсән Гарееваның жырлары йөрәкләрне тетрәндерде.
Марафон барышында җыелган акчалар ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган 10 инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә тапшырылды. Бу гаиләләр исеменнән барлык ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Хәйрия клубы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында инвалидлар декадасы беткәнче торачак. Җыелган барлык акчалар сәламәтлек үзенчәлекләре булган мохтаҗ балаларга тапшырылачак.