Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ноябрь аенда туган көннәрен бәйрәм итүчеләр хөрмәтенә чара оештырылды, анда приютның барлык балалары катнашты.
Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Матур булсын тормышлар» дигән музыкаль-шигъри чара булып узды.
1 декабрь көнне Теләченең район мәдәният йортында волонтерлар белән берлектә Инвалидлар декадасына багышланган бәйрәм чарасы булып узды.
3 декабрь көнне Лаеш тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар район китапханәсенә экскурсиягә барды.
“Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы башланды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре тәрбияләнүчеләргә истәлекле сувенирлар һәм китаплар тапшырдылар.
2018 елның 30 ноябренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 685 яшь ана һәм өченче баласы туган 327 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе белән хезмәттәшлеге Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.
Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова Теләнче-Тамак мөмкинлекләре чикле балалар интернат-мәктәбе базасында "Шикле затлар белән аралашканда үзеңне ничек тотарга?" дигән видеоролик күрсәтте.
Яр Чаллы шәһәре округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә “Бергә булодырабыз” проектын тормышка ашырыла.
2 декабрь көнне Россия Кыш бабае "Здравушка" тернәкләндерү үзәге балалары белән очрашты. Бөек Устюг кунагы һәм аның яучысы тәрбияләнүчеләргә чын тылсымлы бәйрәм бүләк итте.