ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

5 нче декабрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернатында Халыкара инвалидлар көненə багышлап "Колак белəн уку" акциясе уздырылды.

4 декабрьдә Инвалидлар декадасы уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казанның 80нче мәктәбенең сәнгать эшләре буенча укытучысы Ольга Мифтахетдинова социаль хезмәт алучылар белән кәгазьпластикасы буенча мастер-класс үткәрде.

5 декабрьдә, Бөтендөнья волонтерлар көнендә, техник-икътисади техникумның активист-студентлары Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балаларына бәйрәм бүләк итте.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Тәтеш инвалидлар җәмгыяте вәкилләре һәм "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Тәтеш районы картлар һәм инвалидлар интернатында социаль хезмәт алучылары янына барды.

4 декабрьдә Инвалидлар декадасы уңаеннан Кама Тамагы районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Быел Кеше хокуклары гомум декларациясенең-халыкара хокук нигезендә яткан һәм барлык кешеләрнең иреген, тигезлеген һәм абруен тәэмин итү эшенә меңләгән оешмаларны рухландыручы тарихи документның 70 еллыгы билгеләп үтелә.

Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт буенча белгеч С.Савинов тарафыннан социаль хезмəт алучылар белəн "Хəтер дулкыннарында" девизы астында "Истəлеклəр терапиясе" технологиясе буенча чара уздырылды.

“Бергә булдырабыз” проекты #ЮмартCишәмбе компаниясе һәм ивалидлар декадасы уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче “Конферансиянең сәхнә сәнгате” исеме астында түгәрәккә йөрүче балалар кунакта булды.

Бүген инвалидлар декадасы уңаеннан Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә район китапханәсе белән берлектә "Без бергә! " дигән күңел ачу чарасы узды.

Балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан Түбән Каманың "Балкыш " балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Россия тарихы битләреннән видеоэкскурсия үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International