Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кәгазьпластикасы буенча мастер-класс оештырылды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

4 декабрьдә Инвалидлар декадасы уңаеннан Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Казанның 80нче мәктәбенең сәнгать эшләре буенча укытучысы Ольга Мифтахетдинова социаль хезмәт алучылар белән кәгазьпластикасы буенча мастер-класс үткәрде.

Мастер җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп кәгазьдән матур чыршылар, йолдызлар, шарлар, ай рәвешендәге яңа ел эшләнмәләрен, чыршы һәм бинаны бизәргә кыңгыраулар ясадылар.  Мастер класста катнашучылар  бик күп уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International