ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Шәһәрнең киләчәге" дигән темага чара үткәрде.

2 декабрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында инвалидлар декадасы һәм Халыкара инвалидлар көненә багышланган "Игелек сәнгате" концерты узды.

3 декабрьдә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Балтач бистәсе Спорт комплексында  Балтач районы "Наз"  үзәге белгечләре Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар өчен район Спартакиадасы үткәрелде.

2018 елның 18 апреленнән 8 октябренә кадәр "Интернетка рәхмәт-2018" компьютер белемен өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышлары Бөтенроссия интерактив конкурсы узды. Быел конкурста Россиянең 74 регионыннан 3500 артык пенсионер катнашты.

“Музей барыбыз өчен!" бөтенроссия инклюзив акциясе уңаеннан бүген Казан Кремле ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен “Казан Кремле буенча Видеоэкскурсия” тәкъдим итте. Программаның презентациясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.

Кичә "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында инвалидлар декадасы уңаеннан "Яхшылык дөньяны коткарачак" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.

6 декабрьдә 9.00-12.00 сәгатьләрдә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары, шул исәптән инвалидлар өчен дә мини-ярминкәсе узачак.

3 декабрь - авыр социаль хәлдә калган кешеләргә аерым игътибар күрсәтү көне. Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аерым игътибар көненә багышланган концерт булып узды.

 3 декабрь көнне Мамадыш мәдәният йортында Игелек марафоны булып узды. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең  проблемаларына  игътибарны арттыру, аларга өстәмә  ярдәм оештыруга юнәлтелгән иде.

1992 елның октябрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне расланды. Бу көннең максаты бөтен дөнья игътибарын инвалидлыгы булган кешеләр проблемаларына җәлеп итү һәм инвалидларның иҗтимагый тормышка интеграциясенә ярдәм итүче чаралар үткәрү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International