5 нче декабрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернатында Халыкара инвалидлар көненə багышлап "Колак белəн уку" акциясе уздырылды.
Акция начар күрүчелəр арасында альтернатив уку юлларын популярлаштыруга юнəлтелгəн иде. Тыңлаучылар игътибарына укуның төрле формалары - аерым алганда, СD һəм "Круст 01" тифлофлешплеерында аудиоуку тəкъдим ителде.
Акциядə катнашучылар 2018 елда 90 еллыгы билгелəп үтелгəн В.С.Пикульның аудиокитаплары белəн танышты. Алып баручы язучының тормышы һəм ижаты турында сөйлəде, тарихи романнар авторы буларак танылган Валентин Пикульның шəхесен ачучы презентацияне тəкъдим итте. Интернатта яшəүчелəр фикер алышуда актив катнашты: язучының иң яратып укыла торган əсəрлəрен санадылар. Очрашу ахырында Валентин Пикуль романнарының берсе буенча видеоролик күрсəтелде.