"Шәфкать" үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен чара оештырылды

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Бүген инвалидлар декадасы уңаеннан Кукмараның "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә район китапханәсе белән берлектә "Без бергә! " дигән күңел ачу чарасы узды.

Чара күңелле, дустанә атмосферада оештырылды. Китапханәче Гөлнара Заһидуллина әзерләгән презентация балалар өчен аеруча кызыклы булды.

Социаль педагог Наилә Ринат кызы балалар белән яхшылык, үзара дуслык, милләт төшенчәләре турында фикер алышты. Шулай ук тернәкләнүчеләр дуслык турында табышмаклар чиште, район территориясендә яшәүче төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре белән таныштылар.

Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге, бик күп уңай эмоцияләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International