Лаешта "Бергә булдырабыз" проекты тормышка ашырыла

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

5 декабрьдә, Бөтендөнья волонтерлар көнендә, техник-икътисади техникумның активист-студентлары Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балаларына бәйрәм бүләк итте.

Бу волонтерларның "Бергә булдырабыз" республика проекты уңаеннан инвалид балалар белән беренче генә очрашуы түгел инде. Бүген концерт номерлары, уеннар һәм танып-белү биремнәреннән торган бәйрәм программасы дәртле флешмоб белән ачылды.

Мондый бәйрәмнәр үсеп килүче буынны мәрхәмәтлерәк, шәфкатьлерәк итә; төрле яшьтәге балалар арасында каршылыксыз мохит оештыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International