Тәтештә Инвалидлар декадасы уңаеннан спорт турниры узды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Тәтеш инвалидлар җәмгыяте вәкилләре һәм "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Тәтеш районы картлар һәм инвалидлар интернатында социаль хезмәт алучылары янына барды.

Инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Халикова инициативасы буенча һәм Тәтеш муниципаль районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән шахмат-шашка турниры узды, анда барлык теләүчеләр катнашты.

Шахматчылар арасында турнир нәтиҗәләре буенча интернат-йортта яшәүчеләр нәтиҗәле уен күрсәтте. Шашка уеннарында кунаклар җиңү яулады.

Барлык катнашучылар да дипломнар, ә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Чәй табыны артында уенчылар яңа спорт ярышларына рухланып, уеннан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International