4 декабрьдә Инвалидлар декадасы уңаеннан Кама Тамагы районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.
Экскурсиянең максаты музей һәм аның коллекцияләре аша сәнгать һәм мәдәниятне өйрәнү белән кызыксыну уяту. Музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар, бөтен заллар буенча үткәрделәр. Музей барлыкка килү тарихы һәм үсеш башында торган кешеләр турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук Туфан Миңнуллин музеенда да булдылар.