M-Help мобиль кушымтасы Бөтенроссия конкурсында җиңүче

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Быел Кеше хокуклары гомум декларациясенең-халыкара хокук нигезендә яткан һәм барлык кешеләрнең иреген, тигезлеген һәм абруен тәэмин итү эшенә меңләгән оешмаларны рухландыручы тарихи документның 70 еллыгы билгеләп үтелә.

Россиядә бәйрәм датасына "Гражданнарның хокуклары һәм иреге, аларны яклау формалары һәм методлары мәсьәләләре буенча хокукый белем бирүдә инновацион технологияләр” бөтенроссия конкурсы багышланган иде. Конкурс йомгаклары бүген Мәскәүдә ясалды,  МГИМО бинасында Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова катнашында бүләкләү тантанасы узды.

“Хокукый белем бирү буенча иң яхшы мобиль кушымта” номинациясендә Казаннан “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан эшләнгән M-Help мигрантлары өчен мобиль кушымта җиңүче булды. Оешма Россия омбудсмены дипломы һәм танылган хокукый система хезмәтләренә бушлай язылу алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International