“Бергә булдырабыз” проекты #ЮмартCишәмбе компаниясе һәм ивалидлар декадасы уңаеннан Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә Арча укучылар сарае каршында эшләп килүче “Конферансиянең сәхнә сәнгате” исеме астында түгәрәккә йөрүче балалар кунакта булды.
Балалар "Г Остерның яман киңәшләре” исемле постановкасын күрсәттеләр. Яшь актёрлар залны гөрләтеп уйнады, балаларның күңелен күтәрделәр. Остерның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Постановкадан соң балаларга сөйләм һәм төрле күнегүләр белән бәйле тренинг үткәрелде. Түгәрәкне җитәкләүче Лия Ильина әйтүенчә мондый тренинглар үз эчләренә бикләнгән, сөйләшүләре начар, курка торган һәм аралашмаган балаларга психологик яктан ярдәм итә.