ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр 5 нче китапханәгә барды, анда учреждение хезмәткәрләре балалар өчен "Тимур һәм аның командасы" программасы әзерләде.

Балтач җирлегендә гомер итүче Шәрифҗан Шәйхетдиновка  15 гынвар көнне 90 яшь тулды.

15 нче гыйнварда Алабуга, Әгерҗе, Менделеев районнарында баш санитар врач урынбасары Рәисә Гыйсмәтуллина тарафыннан “Наз” социаль приюты хезмәткәрләре өчен балалар учреждениеләрендә санитария таләпләрен һәм кагыйдәләрен үтәү һәм санитар- дезинфекция режимын  булдыру турында укулар оештырылды.

Бүген 15 январь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучы Вафина Хәмидә әби үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Түбән Кама "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә авыл җирлегендә хезмәт күрсәтү вакытында бригада ысулы шактый нәтиҗәле кулланыла.

Рәсем ясауның гадәти булмаган юнәлешләре "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләрдә зур кызыксыну уята.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең эш бирүчеләр һәм халык белән эшләү юнәлешләренең берсе - вакансияләр ярминкәсе оештыру.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү  үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен театр битлекләре ясау буенча мастер класс үткәрде.

 

14 гыйнвар көнне Буа районы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан кичке рейд үткәрелде.

Иске Яңа ел алдыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында яшәүчеләр өчен "Кышкы әкият" чыршы янында Яңа ел тамашасы оештырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International