Бөгелмә районында вакансияләр ярминкәсе үткәрү графигы

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең эш бирүчеләр һәм халык белән эшләү юнәлешләренең берсе - вакансияләр ярминкәсе оештыру.

Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның беренче кварталында вакансияләр ярминкәләре февраль һәм март айларында узачак.

25 февраль - эшсез һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе.

20 март - эшсез һәм барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе.

Чарада катнашырга шәһәр һәм районның барлык гражданнары, шулай ук предприятие һәм оешма эш бирүчеләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International