Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр 5 нче китапханәгә барды, анда учреждение хезмәткәрләре балалар өчен "Тимур һәм аның командасы" программасы әзерләде.
Балалар язучы А. Гайдар иҗаты белән танышты. Фильм ярдәмендә алар өлкән яшьтәге кешеләргә, фронтовикларның гаиләләренә ярдәм итүче балалар командасының изге гамәлләре турында белде.
"Әлеге чараның максаты – балалар аңында игелек төшенчәсен формалаштыру, һәр кеше тормышында игелек һәм мәрхәмәтлекнең роле турында белемнәрне киңәйтү, аңа мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итү теләге тәрбияләү иде", - дип нәтиҗә ясады тәрбиячеләр Рәисә Алпыспаева һәм Альбина Борисова.