Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Бүген 15 январь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче социаль хезмәт алучы Вафина Хәмидә әби үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны Минзәлә шәһәренең башлык урынбасары Роза Салдаева, картлар йортының директоры Ирина Исмәгыйлева  котлады. Ветеранга озын гомер, сәламәтлек теләде һәм Россия Президентының шәхси котлавын укып, истәлекле бүләк тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International