Рәсем ясауның гадәти булмаган юнәлешләре "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләрдә зур кызыксыну уята.
Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр приютындагылар вакытларын күңелле һәм нәтиҗәле оештыра, гадәти булмаган ысуллар белән рәсем ясарга яраталар.
Рәсемне эче куыш кечкенә таякчыклар ярдәмендә иҗат итәләр биредә. Мондый алым балаларның сулыш алу системасын ныгыта, чөнки алар буяуларны таяк аша өрдереп ясыйлар. Мондый дәрес кызыклы гына түгел, файдалы да, ди белгечләр.