"Шәфкать" үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларга кар чистартуда ярдәм итә

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Кама "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә авыл җирлегендә хезмәт күрсәтү вакытында бригада ысулы шактый нәтиҗәле кулланыла.

Түбән Уратма авыл җирлегенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучы Ганиҗамал Сагындыковага ярдәм итте. Аның йорты тирәсендәге карны көрәделәр. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагы пенсионерлар янына бәйрәм көннәрендә дә барды һәм ялгызлар ярдәмсез калмады.

Социаль хезмәткәрләр билгеләп узганча, бригадалы алым аларның хезмәтен җиңеләйтә. Ә иң мөһиме, командада эшләү социаль хезмәткәрләрдә "эмоциональ яну синдромы"ның үсеш куркынычын шактый киметте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International