Республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Иске Яңа елны билгеләп үттеләр

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Иске Яңа ел алдыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында яшәүчеләр өчен "Кышкы әкият" чыршы янында Яңа ел тамашасы оештырдылар.

Бәйрәм Яңа ел музыкаль котлаулардан башланды. Кырым-Сарай төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән берлектә интернат-йорт белгечләре әзерләгән тамаша бик күңелле узды. Социаль хезмәт алучылар әкият геройлары белән бергә күңел ачты, уеннарда катнашты, җырлады, биеде һәм әйлән-бәйлән уйнадылар.

Яңа ел тылсымчылары Аксубай районының "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр янында да булды. Балалар Кыш бабай белән төрле уеннар уйнады, җыр бәйгеләрендә катнаштылар. Приют карамагындагы балалар энергия, күңел күтәренкелеге һәм татлы бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International