ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында орлыклар утырту чоры җитте.

Шушы көннәрдә Түбән Кама районының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кызлар төркемендә әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру буенча дәрес уздырылды. Балалар Татарстанның хайваннар дөньясын өйрәнде.

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Иске Яңа елны күңелле каршылыйбыз" дигән күңел ачу чарасы узды.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

“Әни+бәби” клубы кысаларында Түбән Кама "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Урманда кыш” темасына дәрес үткәрде.

2019 елның 18нче гыйнварында 9.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрә.

Бүген Россия матбугаты көне уңаеннан Апас районы "Таң" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагоглары "Йолдыз" район газетасы редакциясенә экскурсия оештырды.

Менә күңелле Яңа ел бәйрәмнәре дә тәмамланды. 11 нче гыйнварда балалар Яңа елның төп геройларының берсе булган яшел матур чыршы белән саубуллашты.

Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Җир – безнең төп йортыбыз” дип исемләнгән викторина үтте.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

2019 елның 11 гыйнварына Татарстанда беренче бала тапкан 13  яшь ана һәм өченче баласы туган 3  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International