15 нче гыйнварда Алабуга, Әгерҗе, Менделеев районнарында баш санитар врач урынбасары Рәисә Гыйсмәтуллина тарафыннан “Наз” социаль приюты хезмәткәрләре өчен балалар учреждениеләрендә санитария таләпләрен һәм кагыйдәләрен үтәү һәм санитар- дезинфекция режимын булдыру турында укулар оештырылды.
Хезмәткәрләр белән балаларның туклануы һәм яшәү рәвешенә куелган таләпләр турында лекция уздырылды. Тыңлаучылар биргән сорауларга Рәисә Тәлгат кызы төгәл җавап бирде. Укуларның ахырында хезмәткәрләр санитар нормаларны үтәү буенча тест узды .Әлеге укуда 11 приют хезмәткәре катнашты.