Балтачта юбилярны котладылар

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Балтач җирлегендә гомер итүче Шәрифҗан Шәйхетдиновка  15 гынвар көнне 90 яшь тулды.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач пгт җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов, җаваплылыгы чикләнгән “Сорнай” җәмгыяте директоры Тәуфыйк Гыйләҗев  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International