2019 елның 11 февралендә техник көйләү буенча Федераль агентлык (Росстандарт) шулай ук, региональ стандартлаштыру, метрология һәм сынау үзәкләре «Кыю бул! Сәламәт бул!» Бөтендөнья авыру көненә багышланган акция уздырды.
"Ариадна җебе" технологиясе кысаларында “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 14 бала арасында “Мин һәм минем гаиләм” дигән дәрес үткәрде.
2019 елның 7 февралендә Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Астра" реабилитация үзәгендә “Юлда сак бул” дигән уен булып узды.
Татарстан Республикасынын хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, директор Р.Газизов белән берлектә, инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән күчмә очрашу үткәрделәр.
Буа районы “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, “Преодоление” клубы әгъзалары инвалид балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.
Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында компьютерны өйрəнү буенча шөгыльлəр үткəрелə.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт итүчеләр белән очрашу узды.
5 февральдә Биектау муниципаль районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.
2019 елның 5 февраленә республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 610 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 495 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында физик күнегүләр белән дәвалау дәресләрендә гантель ярдәмендә күнегүләр ясыйлар.