“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Юлда сак бул” уены булып узды

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 7 февралендә Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Астра" реабилитация үзәгендә “Юлда сак бул” дигән уен булып узды.

Чараның максаты булып балаларга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү һәм ныгыту торды.

Чара уен формасында барды. Уен барышында балалар ясалма юлдан машина белән йөреп күрсәттеләр, юл йөрү кагыйдәләре буенча карточкалар белән эшләделәр. Шулай ук светофор турында табышмаклар чишелде, иллюстрацияләр күрсәтелде. Чара бик мавыктыргыч узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International