5 февральдә Биектау муниципаль районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне узды.
Кабул итүне Биектау муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы Г.Минаева, Биектау муниципаль районы прокуроры ярдәмчесе Р.Госамов, адвокат А. Фомин, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Н.Кәримова, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Р.Гайнетдинова, Биектау муниципаль районы халыкны эш белән тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Р.Ганиева, Биектау район суд приставлары бүлеге җитәкчесенең урынбасары А.Дәвликамова алып барды.
Бу көнне бирегә ярдәм сорап ике балигъ булмаган баласы булган гаилә мөрәҗәгать итте. Бу гаиләнең мөрәҗәгате алиментка бирү тәртибе турында гына түгел, ә кече баланы анасы белән очрашу мөмкинлеге тудыру һәм әнисенә кайтару турында да кагылды.
Эш төркеме әгъзалары мөрәҗәгать итүчеләргә РФ Гаилә кодексының 80 статьясы нигезендә аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.
Хокукый ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара эшче төркемнең киләсе утырышы 2019 елның 5 мартында булачак.