Татарстан Республикасынын хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Биектау муниципаль районындагы "Өмет" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, директор Р.Газизов белән берлектә, инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән күчмә очрашу үткәрделәр.
Очрашу Бөреле мәдәният йортында Бөреле авыл җирлеге башлыгы катнашында узды. Очрашуда өстәмә белем бирүне оештыруга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ата-аналарны үзәктә күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге, клуб оешмалары эшчәнлеге, шулай ук хезмәт кабинетлары эшчәнлеге белән таныштырдылар. Авыл җирлеге территориясендә социаль хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсе дә күтәрелде, чөнки транспорт мәсьәләсе бик кискен тора.
Очрашу җылы атмосферада узды һәм күп кенә мәсьәләләр урынында хәл ителде. Моннан тыш, очрашу ата-аналарга үзара танышу, күп кенә сораулар: сәламәт яшьтәшләре арасында балаларны адаптацияләү, реабилитация узу, шәхси һәм үсмер яшьтәге проблемаларны хәл итү буенча консультация бирү мөмкинлеге бирде.