2019 елның 5 февраленә республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 11 610 кеше исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 495 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.
Хисап атнасында эш бирүчеләр 6 438 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,3 кеше тәшкил иткән.
Хисап атнасында 855 татарстанлы эшсез дип танылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрдән 811 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 20 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусын алды.