Әфганстан сугыш хәрәкәтләре ветераннарын искә алдылар

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар  интернат-йортында хезмәт итүчеләр белән очрашу узды.

 Интернатта Әфганстандагы ике хәрби хәрәкәт ветераны - Михаил Льдоков һәм Данис Вафин яши. Шушы көннәрдә алар Алабуга һәм Кама Тамагы якташлары янына барды. Хезмәттәшләр чәй табыны артына җыелды, үткән елларны искә төшерде, шулай ук иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алды.

Данис Вафин яшәгән Кама Тамагыннан килгән кунаклар Әфганстан геройлары турында китап әзерләп чыгарганнар. Интернат-йорт карамагындагылар турында китапта язылган.

Алабуганың яшьармиячеләре ветераннар өчен иҗади бүләк әзерләгән иде. Балалар гитарада уйнады, автомат җыйды һ.б. Очрашуны Әфганстан инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Алабуга шәһәр бүлеге рәисе Айдар Хамаев оештырды, ул шулай ук интернат-йортның Күзәтчелек советы рәисе дә.

Ә Буа районында “Ретро-терапия” программасы кысаларында “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы Любовь Юданова янына барды. Ул кунакларга һава-десант ротасы составында Әфганстанда хезмәт иткән улы хакында сөйләде. “Миңа бәхет елмайды – ул исән кайтты. Әмма аның яралары үзе турында онытырга ирек бирмәде, ул тыныч тормышка бик авыр ияләште. 2001 елның гыйнварында аның гомере өзелде...”, – дип күз яшьләре белән сөйли Любовь Максимовна. Әнисенең улын югалткан тарихы белгечләр күңелен тетрәндерде. Алар фотоларны бик озак карап, герой турында сөйләделәр, ананың хәлен җиңеләйтергә тырыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International