ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы кысаларында  29 гыйнвар көнне "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участокта "Һөнәрләр дөньясында...” дигән төркемле дәрес үткәрде.

Алабуганың "Ышаныч" үзәгендә "Profibook№ проектын тормышка ашыру башланды, ул "РИТЭК" социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында грант отты.

 

Әгерҗе районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында "Чишмә" волонтерлар отряды бар.

Балтачның Кариле авылында яшәүче Сафина Наиләгә 5 февраль көнне 90 яшь тулды.

 

Өлкәннәр турында кайгырту – һәркемнең бурычы. Өлкән буын кешеләренә, аларның яшьләре, төшенкелек өчен сәбәп булырга тиеш түгел, ә тормыш көчләре озакка җитәргә тиеш. Хәзерге вакытта өлкән кешеләр һәм инвалидлар  белән эшләүнең бик күп төрле эш формалары бар, энергияле тормыш ритмында алар югалып кына калмасыннар, бәлки анда ныгый алсыннар.

4 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәтләр алучы Анна Прокопьевна Голенкова үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны социаль хезмәткәр Ләйлә Миңнуллина котлады.

4 февральдә Тукай муниципаль районының “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Алия Фәрхетдинова балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүгә юнәлдерелгән “Без үз гамәлләребез  өчен җаваплы” темасына әңгәмә үткәрде.

Зәй шәһәренең халык мәшгульлеге үзәге “Электр җиһазларны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер”, “Электр газ эретеп ябыштыручы”, “Маникюр ясаучы”, “Пешекче”, “1С операторы: бухгалтерия” программалары буенча профессиональ һәм өстәмә профессиональ белем алу өчен эшсез гражданнар арасында төркемнәр туплау турында игълан итә.

Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү  “Гармония” үзәгендә  өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Сәламәт булу – димәк  яшәү шәп” дип аталган социаль проект тормышка ашырыла.

2019 ел - Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде. Театр - ул беренче чиратта кешенең рухи дөньясын баета торган, үз милли телен саклауга юнәлдергән сәнгать. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International